Татарстанлылар Россиядә беренче экологик гербларның интерактив картасын булдыруда катнаша ала

2022 елның 24 июне, җомга

В.И. Вернадский исемендәге дәүләтнеке булмаган экология фонды «Экологик герб: саклау өчен белеп тору» дигән яңа экологик агарту проектын («ЭкоГерб») башлап җибәрә. Конкурсның максаты – Россия Федерациясендә беренче булып субъектларның һәм торак пунктларның экологик гербларының интерактив картасын булдыру.

«Экологик герб: саклау өчен белеп тору» россиякүләм иҗат конкурсында катнашу өчен 7 яшьтән өлкәнрәк теләге булган һәркем гариза җибәрә ала. Гаризалар 2022 елның 31 июленә кадәр кабул ителә. Конкурста катнашучылар төбәкнең уникаль табигать объектларын билгеләячәк һәм аларны экологик герблар рәвешендә теркәп, туган як табигатенең үзенчәлеген һәм нәзбереклеген күрсәтәчәк, дип күздә тотыла.

Конкурска 1 августтан 31енә кадәр нәтиҗә ясалачак. Конкурс уздыру турында нигезләмә таләпләре нигезендә гариза биргән барлык катнашучылар Катнашучы сертификатын алачак. Конкурста җиңүчеләр истәлекле призлар һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк.

 «ЭкоГерб» конкурсын уздыру турында нигезләмә һәм гаризаның онлайн-формасы Оештыручының  www.vernadsky.ru сайтында  http://vernadsky.ru/de/proekty/ecogerb конкурс бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International