Бүген «Экология – йөзләрдә» рубрикасының герое Давид Турганалиев.
«Миңа 15 яшь, Мин Балтач районының матур урынында яшим. Үз-үземне белгәннән бирле без һәрвакыт тирә-юнь урманнардагы чүп-чарны җыештырырга бара идек. Үз сәхифәмне ачып, анда мин экорейдларымны куеп барам, мине башка яшьтәшләрем дә хуплар дип өметләнәм», - дип яза Давид үзенең телеграмм-каналында (https://t.me/davidturganaly).
Мәктәп укучысы күп авылдашлары өчен үрнәк булган инде. Давид даими рәвештә өмәләргә чыга һәм еш кына аларны үзе оештыра. Яшь натуралист фикеренә әти-әниләре һәм күршеләре генә түгел, сыйныфташлары да колак сала. Давид һәм аның командасы күптән түгел урманда зур чүплеккә тап булганнар һәм яшел территорияне җыештырырга чыкканнар.
Төньяк территориаль идарә инспекторлары да юннат белән дус. "Давид – уңган егет. Мин аның телеграмм-каналын беренче тапкыр күргәч, малайның табигатьне, үз авылын ничек яратуына, анда тәртип турында кайгыртуына сокландым. Барыбызга да үрнәк,» - ди Төньяк территориаль идарә инспекторы Алия Шәймуллина.
Яшь экологның актив экологик позициясен республика дәрәҗәсендә дә билгеләп үткәннәр. Узган ел, «Безнең заман герое» бәйгесенең бүләкләү тантанасында Давид «Яшь герой» медале белән бүләкләнгән.
Яшь эколог тырышлыгының нәтиҗәсе сизелә инде – авылда чүп-чар азайган. Тик экоактивист үзе әйткәнчә, идеаль картинага кадәр ерак әле. Һәм үзенең барлык фикердәшләре өчен: «Чиста киләчәк – хәзерге чисталыкта!» – дип кабатлый.