Экологлар кисәтүе буенча Чаллы предприятиесе газ чистарту җайланмасын модернизацияләгән

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Чаллы халкыннан бер предприятие торбасыннан чыккан ачык кызгылт сары төтенгә шикаять алынган иде.  Өстәвенә, бу инде беренче генә шикаять түгел.

2021 елда Кама яны территориаль идарәсе хезмәткәрләре әлеге оешманы газларны чистарту һәм атмосфера һавасы пычрануга китерергә мөмкин булган зарарлы матдәләр чыгаруны контрольдә тоту өчен җиһазлар кулланмаган өчен җаваплылыкка җәлеп иткән инде. Юридик затка 10 мең сум күләмендә штраф салынып, бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелгән иде. Ул вакытта предприятие газ чистарту җайланмасын (ГОУ) урнаштырды. Әмма быел Чаллыда яшәүчеләрдән кабат шикаятьләр килде. Вакыт узу белән тыгылган һәм камилләштерүгә мохтаҗ булган ГОУ модернизациясе таләп ителә икән. Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары закон бозу очракларына юл куймау турында кисәтү бирделәр. Предприятие кисәтү вакыты чыкканчы газ чистарту җайланмасын модернизацияләгән, шулай ук калдыкларны чистартуның нәтиҗәлелеген үлчәгән, дип җавап бирделәр. Нәтиҗәлелек 98,1 % тәшкил иткән.

Хәзерге вакытта халыктан шикаятьләр туктатылды.

Исегезгә төшерәбез, әгәр сез начар ис яки сәнәгать предприятиеләреннән зарарлы ташландык күренешләренә тап булсагыз, әлеге телефон буенча шалтыратыгыз:

 8(843)200-03-31 Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе

8(843)267-68-67 ТР Экология министрлыгы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International