Татарстан районнарында «Эковесна-2022» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының барлык территориаль идарәләре белгечләре, муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән берлектә, «Эковесна-2022» конкурсының район этабында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Традицион конкурста барлыгы 45 район катнашты. Ел саен үткәрелә торган акция санитар-экологик икеайлык кысаларында уздырыла.  Быел ул Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елына багышланган иде, аның девизы: «Смарт, апрель, май!». Исегезгә төшерәбез, «Эковесны 2022» конкурсының абсолют җиңүчеләрен бүләкләү 8 июньдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә узды. Район конкурсы нәтиҗәләре буенча һәр муниципалитетта иң яхшы мәктәпләр, балалар бакчалары, гаиләләр, предприятиеләр һәм ишегаллары сайлап алынды.  Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Республиканың барлык халкына әйләнә-тирәлекне саклауга керткән өлешләре һәм безнең табигать саклау акцияләрендә актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International