7 яшьлек Даниярның эко-тарихы туганнан бирле башланган. Казан шәһәрендә яшь эколог – Данияр яши. Ул 2015 елның 5 маенда туган, ә хәзер инде балалар бакчасын тәмамлый һәм үзенең беренче мәктәп елына әзерләнә торган олы малай. Балачактан ук аңа әйләнә-тирә дөньяның ничек урнашуын белү кызык булган. Бу эштә, әлбәттә, Даниярның әти-әнисе (әтисе һәм әнисе Экология министрлыгында эшли) һәм җир планетасы, аның табигате, үсемлекләр һәм хайваннар турында балалар китаплары аның беренче ярдәмчеләре булган.
Данияр үзе сөйләвенчә, ул һәм энесе, әти-әнисе белән бергәләп походларга, сәяхәтләргә бик теләп йөриләр. Мондый сәфәрләр нәтиҗәсендә Данияр табигатьтә яралган һәр нәрсәгә сакчыл карарга, чүпләмәскә, үсемлекләргә, хайваннарга һәм бөҗәкләргә зыян китермәскә һәм, әлбәттә, үз артыннан җыештырырга кирәклеген яхшы белә.
Данияр бик актив, кызыксынучан һәм иҗади малай. Өмәләрдә, урман утыртуда, елгалар һәм күлләр ярларын чистартуда бик теләп катнаша. «Миңа балалар өчен конкурслар ошый, анда уен формасында экоэшләнмәләр ясау яки чүп-чарны дөрес итеп сортларга аеру турында белергә була», – дип сөйли Данияр.
Киләчәктә дә, яшь экологыбыз тормышын табигать саклау эшчәнлеге белән бәйләмәсә дә, ул планетабыз чиста һәм сәламәт булсын өчен барысын да эшләячәк.