Традицион конкурста 45 район катнашты. Быел ул Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елына багышланган иде, аның девизы: «Смарт, апрель, май!». «Эковесна» җиденче ел рәттән, санитар-экологик икеайлык белән бер үк вакытта үткәрелә. Бүген дә «Иң яхшы балалар бакчасы», «Иң яхшы мәктәп», «Иң яхшы гаилә», «Иң яхшы предприятие», «Иң яхшы ишегалды», «Иң яхшы ММЧ» номинацияләрендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Кунакларны һәм призерларны ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сәламләде. «Бу залда бүген иң яхшыларның яхшылары җыелган. Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм яклау буенча изге гамәлләр кылган кешеләр. Быел икеайлык кысаларында үткәрелгән чараларда 755 мең кеше катнашты. Бу кешеләр моны үзләре генә эшләп калмыйча, үзләренең дусларын, иптәшләрен дә үзләре артларыннан ияртәләр. Сез бүген безнең татарстанлылар өчен үрнәк булып торасыз. Экология – һәрберебезне чолгап алган нәрсә. Без балаларны табигатьне яратырга һәм хөрмәт итәргә өйрәтергә тиеш!» – дип билгеләп үтте министр һәм табигать саклау эшендә актив позицияләре өчен барысына да рәхмәт белдерде.
Кама Тамагы районыннан 2011 елдан башлап агач утырту белән шөгыльләнүче күпбалалы Шәйхайдаровлар гаиләсе иң яхшы гаилә дип табылды. 10 ел эчендә алар Антоновка авылы янында 100 гектар мәйданда 50 меңнән артык агач утыртканнар. Экогаилә Санкт-Петербургка юллама алдылар.
Шулай ук, «Эковесна-202» конкурсында җиңүчеләр:
- «Иң яхшы балалар бакчасы» – Чүпрәле районы Алешкин-Саплык авылындагы «Теремок» балалар бакчасы.
- «Иң яхшы мәктәп» – Лаеш районы Никольск урта гомуми белем бирү мәктәбе.
- «Иң яхшы предприятие» – Түбән Кама районының «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ.
- «Иң яхшы ишегалды» – «Чаллы шәһәре үзәк районының 13 комплексы» территориаль иҗтимагый үзидарә.
Тантаналы чара кысаларында Министрлыкның 30 еллыгына багышланган экологик рәсемнәр конкурсында җиңеп чыккан балаларны да бүләкләделәр. Җиңүчеләр:
- «Мәктәпкәчә яшьтәге балалар» яшь төркемендә (3 яшьтән 6 яшькә кадәр):
1 урын – Роман Зелинский, Чаллы шәһәренең «Радуга» 69 нчы балаларны танып-белү-сөйләм юнәлеше буенча үстерү эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булган балалар бакчасы
- «1-4 сыйныф укучылары» яшь төркемендә:
1 урын – Данил Шаһалиев, Советлар Союзы Герое генерал-полковник Василий Николаевич исемендәге Минзәлә кадетлар интернат-мәктәбе"
- «5-8 сыйныфларда укучылар» яшендәге төркемдә:
1 урын – Татьяна Гричановская, Лениногорск муниципаль районы 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе
- «9-11 сыйныфларда укучылар» яшендәге төркемдә:
1 урын – Азалия Мусина, Чирмешән муниципаль районы «Чирмешән лицее» МБМУ
- «Балалар өчен рәсем сәнгате мәктәпләрендә, шулай ук балалар өчен сәнгать мәктәпләрендә укучылар (5-17 яшь)» төркемендә:
1 урын – Елена Осипова, Зәй муниципаль районы Балалар иҗат йорты
Шулай ук видеоконкурс йомгаклары буенча VK «Табигатьтә начар һава торышы юк» дигән өч номинациядә бүләкләнделәр:
- «Табигать уяну» – Чирмешән муниципаль районы Әккәрәй урта мәктәбе
- «Буыннан-буынга» – Рәмис Вәлиев гаиләсе, Мамадыш шәһәре
- «Тематик видео» – Марина Закирова гаиләсе, Казан шәһәре
Исегезгә төшерәбез, конкурсның максаты – татарстанлыларны табигать саклау эшчәнлегенә җәлеп итү, иң яхшы инициативаларны ачыклау һәм иң актив катнашучыларны бүләкләү.
Барлык призерларны котлыйбыз һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга багышланган игелекле эшләрендә алга таба да уңышлар телибез!