Әлмәт укучылары Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе лабораториясендә булганнар

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Әлмәт шәһәренең 25 нче урта мәктәбенең 1 һәм 6 нчы сыйныф укучылары өчен лаборатория буенча экскурсия үткәргән.

Балаларга биотест, су, атмосфера һавасы һәм җир ресурсларын анализлау секторын күрсәткәннәр, шулай ук алынган пробаларны анализлау алымнары турында сөйләгәннәр. Балалар лабораториядә эшләү ни дәрәҗәдә авыр булуы белән кызыксынган һәм белгечләрнең матдәләргә химик анализ үткәрүләрен күзәтеп торганнар. 

Эко-экскурсия ахырында укучылар ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгыннан истәлекле бүләкләр алганнар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International