Казанда Тирән күл ярларын һәм су асты өлешен чистарту акциясе Эколог көненә, Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көненә һәм Яшел эшләр марафонына багышланган иде.
Чара «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында оештырылды.
Яр буе һәм су асты зонасында Рус география җәмгыятенең региональ бүлекчәсе дайверлары, Экология министрлыгы хезмәткәрләре, «Чиста булачак» иҗтимагый хәрәкәте активистлары, ТР Диния нәзарәте, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе, «Әтиләр берлеге» ТР төбәк иҗтимагый оешмасы вәкилләре, волонтерлар һәм Казанның битараф булмаган барлык кешеләре тәртип урнаштырды. Уртак көч белән барлыгы 62 000 кв.м яр буе территориясе һәм 7 000 кв.м су асты чистартылды. Рус география җәмгыятенең региональ бүлекчәсе рәисе урынбасары Андрей Агарков: «Тирән күлне без 2005 елдан бирле җыештырабыз. Бу безнең үзәк нокта, без, традиция буенча, Халыкара сулыкларны чистарту көнендә җыелабыз. Кайбер урыннарда күлнең тирәнлеге 20 метрга кадәр җитә. Без комлыкның су асты территориясен чистартабыз. Бүген бу эштә 30 дайвер катнаша».
Яр буе территориясен мәктәп укучылары, студентлар, экологлар һәм волонтерлар җыештырды.
«Без бу көн – Эколог көнендә һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көнендә, табигатьтә ярдәм итә алуыбызга бик шатбыз. Бүген күл янындагы урман зонасында җыештырып, без күп шешә, покрышкалар, шиннар һәм хәтта машинадан бампер таптык. Өмә бик яхшы уза! Һава торышы бик кояшлы. Һәм без үз өлешебезне кертүебезгә һәм бу ярны чистартуга шатбыз», – дип тәэсирләре белән уртаклашты КДАТУ студентлары.
Катнашучыларны ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков та Эколог көне белән котлады һәм актив булганнары һәм әйләнә-тирә мохиткә битараф булмаулары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, татарстанлылар барлык табигать саклау чараларына һәрвакыт ярдәм итәләр һәм өмәләрдә катнашучылар саны елдан-ел арта бара. «Ел саен миллионнан артык кеше мондый чараларда катнаша. Үзегез, дусларыгызны алып килүегез, балаларыгызны китерүегез һәм үз мисалыгызда аларда газиз төбәк табигатенә мәхәббәт тәрбияләвегез өчен рәхмәт сезгә. Бүген монда булган кеше, ул – безнең белән, ул инде беркайчан да чүпләмәячәк. Бу – экологиягә сакчыл караш, кешелеклелек үрнәге. Ул кешеләр – олы йөрәкле. Экологиягә сакчыл карашлы кешеләр кешеләргә дә, әйләнә-тирәдәгеләргә дә башкача карый».
Бер сәгать ярым эчендә өмәдә катнашучылар КАМАЗ кузовының яртысын чүп-чар белән тутырды.
Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне БМО тарафыннан 1972 елның 15 декабрендә гамәлгә куелган. Шул ук вакытта Швециядә Стокгольм конференциясендә ел саен үткәрелә торган бәйрәм датасы 5 июнь дип билгеләнгән. Соңгы елларда бу көн бөтен дөнья җәмәгатьчелеге өчен глобаль экологик мәгълүмати платформага әверелде. Аны төрле илләрдә миллионлаган кеше билгеләп үтә. Бәйрәмнең төп максаты – әйләнә-тирәлек проблемаларына игътибарны җәлеп итү һәм аны саклау буенча активлыкка этәргеч ясау.