Экология – ул безне берләштерә торган нәрсә! Александр Шадриков барысын да Эколог көне һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән котлады

2022 елның 5 июне, якшәмбе

Хөрмәтле табигать саклау тармаклары хезмәткәрләре, тармак ветераннары һәм республика халкы! Һөнәри бәйрәмегез – Эколог көне һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән ихлас котлау сүзләрен кабул итегез.
Безнең уртак байлыгыбыз – Татарстанның уникаль табигатен саклау уртак максат булып тора. Татарстанның табигать дөньясы бик бай һәм төрле: гүзәл Идел, «Түбән Кама» милли паркы, тыюлыклар һәм уникаль күлләр. Бу матурлыкны һәм күпкырлылыкны без киләчәк буыннар өчен бергә сакларга тиешбез.
Профессионал-экологларга, галимнәргә, җәмәгать эшлеклеләренә, волонтерларга һәм активистларга атмосфера һавасын, су һәм җирне саклауга керткән өлешләре өчен, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметүче предприятиеләр җитәкчеләренә, шулай ук барлык экологик башлангычларны һәм инициативаларны хуплаучы Татарстан халкына рәхмәт әйтәсе килә.
Бу бәйрәм көнендә барыгызга да аяз күк йөзе, ачык һава, чиста су һәм барлык экологик үзгәрешләрнең тигезлеген телим.
 

Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры
А.В. Шадриков

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International