Ак барс – гербта барлыкка килгән символыбыз гына түгел. Ул Алтай тарихы белән бәйле, һәм безнең бурыч – ак барсны саклап калу

2022 елның 3 июне, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай Республикасында «Ак Барс» биологик төрлелекне саклау үзәген булдыру буенча киңәшмә уздырды. Проект песиләрнең сирәк төрләрен өйрәнү буенча Татарстан үзәгенең дәвамы булачак.

Киңәшмәдә Алтай Республикасы башлыгы Олег Хорохордин кушуы буенча Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары Виталий Махалов, табигать ресурслары, экология һәм туризм министры вазыйфаларын башкаручы Айлан Сумачаков һәм Майминск районы башлыгы Петр Громов катнашты.

Төп доклад белән Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков чыгыш ясады. Ул үзәкнең концепциясен тәкъдим итте. Документ Россия Фәннәр академиясенең  А.Н. Северцов исемендәге экология проблемалары һәм эволюция институты һәм Россия Фәннәр академиясе Себер федераль агробиотехнологияләр фәнни үзәгенең әйдәп баручы фән белгечләре тарафыннан әзерләнгән. 

«Үзәкне урнаштыру өчен «Карым» ҖЧҖ территориясе тәкъдим ителә. Ул Майминск районында урнашкан. «Карым» участоклары биек тау җирлеге һәм ирбис һәм Кызыл китапка кертелгән башка имезүчеләр өчен табигый яшәү шартлары белән аерылып тора. Бу территориядә урнаштырган очракта акклиматизация кирәк булмаячак. Хайваннар уңайлы шартларда, кирәкле азык базасы белән торачаклар. Тулаем алганда, тикшерелгән территория таләпләргә җавап бирә һәм үзәкнең киләчәктә урнашуы өчен мөмкин дип табылды», – дип хәбәр итте Александр Шадриков.

Элегрәк республика Президенты популяцияне торгызырга планлаштырылган мәйданчыкны карап чыккан иде. 

«Без бардык, территорияне карадык, монда фәнни үзәк ясарга кирәк һәм бүлмәләр дә зур булмаска тиеш, чөнки зона кыргый булырга тиеш. Без барстан башлап хәрәкәт итәбез, ә аннары Кызыл китапка кертелгән башка хайваннар: аргали, кыргый манул мәчесенә бәйле мәсьәләләрне дә караячакбыз. Фәнни үзәктән, питомниктан, вольердан башларга кирәк. Бу эшләрнең этапларын билгеләргә кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Алтайда үзәкнең экологик агарту бурычлары булып ел әйләнәсе туристлык маршрутлары, гаилә ялын оештыру, белем бирү программаларын үткәрү, табигый мохит шартларында кыргый хайваннарны күзәтү тора.

 Моннан тыш, үзәк базасында хайваннарның селекция-нәселле баш санын үстерергә, питомник булдырырга һәм үстерергә, дару үләннәре җыярга планлаштыралар.

Чара Россия Табигать министрлыгы тарафыннан хупланган һәм Россиядә ак барсны өйрәнү, торгызу һәм реинтродукцияләү үзәкләрен булдыру буенча комплекслы чаралар планы проектына кертелгән.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда «Ак Барс» песиләренең сирәк төрләрен өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү үзәге булдыру планлаштырыла. Проект Россия Фәннәр академиясенең, Экология проблемалары һәм эволюция институтының әйдәп баручы фәнни белгечләренең турыдан-туры катнашуында гамәлгә ашырыла.

Ул юкка чыккан төрнең чиста генын саклап калу өчен генә түгел, киләчәктә медицинада, генетикада һәм башка өлкәләрдә күп дәрәҗәле мәсьәләләрне хәл итү өчен дә фәнни фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International