1 июньнән Экология министрлыгы белгечләре, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, автомобильләрдән чыккан газларны куркыныч пычраткыч матдәләр микъдары дәрәҗәсенә тикшерәләр.
Азнакай районында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, автомобильләрнең төтен газларында пычраткыч матдәләр микъдарын инструменталь контрольдә тоттылар. 35 машина тикшерелде, аларның 7се буенча җитешсезлекләр булуы ачыкланды.
Исегезгә төшерәбез, «Чиста һава» операциясе 1983 елдан бирле үткәрелә, атмосфера һавасы сыйфатының барлык билгеләнгән таләпләргә туры килүен тәэмин итү өчен үткәрелә торган мөһим эш булып тора.
«Чиста һава» махсус операциясе 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк, автотранспортны тикшерү төп автомагистральләрдә, КПП һәм Татарстан предприятиеләрендә узачак.