ЭКА хәрәкәте барлык кешеләрне «Экодвор» проекты конкурсына кушылырга чакыра. Анда катнашучыларга күршеләре өчен калдыклар белән дөрес эш итүгә һәм башка экотәҗрибәләргә багышланган мавыктыргыч чаралар оештырырга тәкъдим итәләр. Конкурста җиңүчеләр 35 000 сумга кадәр акча алачак.
Конкурс 2022 елның 30 июненә кадәр үткәрелә.
Кунаклар саны һәм/яки җыелган икенчел чимал буенча иң зур күләмле экологик ишегалларын оештырган биш катнашучы җиңүче булачак. Алар үзара 100 000 сумлык премия фонды белән бүлешәчәк һәм, рейтингтагы урынга карап, 5 мең сумнан 35 мең сумга кадәр акча алачак. Җиңүчеләрнең исемнәре 15 июльдә социаль челтәрләрдә «Экодвор» проекты төркемнәрендә басылачак.
Тулырак мәгълүматны сез конкурс сайтында ала аласыз: https://ecowiki.ru/otkrytyj-konkurs-ekodvor/