Түбән Кама волонтерлары «Россиянең язгы чисталык кубогы» чемпионатында җиңү яулаган

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Чемпионат 23 апрельдән 15 майга кадәр барган. Турнирда Россиянең 87 торак пунктыннан 10,5 меңнән артык кеше катнашкан. Ярышлар вакытында барлыгы 226 тоннадан артык чүп-чар җыелган. «Чиста уеннар» экопроекты тарафыннан оештырылган «Россиянең язгы чисталык кубогы»  чемпионатында Түбән Кама волонтерлары командасы җиңүче булган. Икенче һәм өченче урыннарны Пермь һәм Соликамск командалары алган.

«Чиста уеннар» – яшел территорияләрне чистарту буенча команда ярышлары, анда катнашучылар чүп-чар җыю һәм сортировкалау буенча ярышалар. Уен вакытында чүп-чар эзләү өчен мобиль интерактив кушымта кулланыла. Чарада 30-1500 кадәр кеше катнаша, алар бер сәгать эчендә 20 тоннага кадәр чүп-чар җыя алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International