Яшь татарстанлылар экология премиясен алу мөмкинлегенә ия

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт «Экология – дело каждого» II халыкара балалар-яшүсмерләр премиясен үткәрә.

Бәйгедә 6-17 яшьлек балалар катнаша.  Балалар үз эшләрен тугыз номинациядә тәкъдим итә ала,  шәхси эшләр һәм команда белән башкарылган эшләр кабул ителә. Шәхси беренчелектә иҗади эшләрне «Экомир», «Экопроект», «Экоблогер», «Экорисунок», «Экофокус», «Экомультфильм», «ESG-поколение» номинацияләре буенча тәкъдим итәргә мөмкин. Ә командалар «Экосемья» и «Экошкола» номинацияләре буенча катнаша ала.

Премиядә катнашу өчен гаризалар  1922 елның 1 октябренә кадәр рәсми сайтта кабул ителә:www.экологияделокаждого.рф Шунда ук катнашу шартлары һәм номинацияләр турында белешмәләр дә урнаштырылган. Нәтиҗәләр 2022 елның ноябрендә ясалачак.

Исегезгә төшерәбез, узган ел «Экология – дело каждого» премиясен Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт беренче тапкыр үткәрде. Ул вакытта Россиянең барлык төбәкләреннән һәм дөньяның 28 иленнән 9,5 мең гариза кабул ителгән иде. 250дән артык катнашучы кыйммәтле бүләкләргә ия булды һәм «Орленок» бөтенроссия балалар үзәгендә оештырылучы экология сменасына һәм Сочидагы «Жемчужина» гранд-кунакханәсенә юлламалар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International