Бүген «ЭКОволна 2022» форумы кысаларында, яшьләр берләшмәләре арасында экологик иҗтимагый әһәмияткә ия проектлар буенча Республика бәйгесенең турыдан-туры этабы булып узды

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Форумда Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Россия экология җәмгыятенең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Азат Җиһаншин һәм ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева катнашты. Александр Шадриков үзенең сәламләү сүзендә болай дип билгеләп үтте: «Мин иң актив яшьләрнең Татарстанда булуы белән горурланам. Кичә мин Мәскәүдә халыкара экология форумында чыгыш ясадым һәм әйләнә-тирәне яхшы якка үзгәртергә ярдәм итүче нәкъ менә сезнең кебек кешеләр турында сөйләдем. Узган ел Россия Федерациясенең 85 субъекты арасында «Россия суы» акциясендә беренче урынны яулау – сезнең хезмәт.  Сез безнең елгаларыбыз һәм экологиябез тормышына битараф түгел. Быел сез безгә кабаттан ярдәм иттегез. 15 субъект арасында без Идел көненә багышланган экология акциясендә беренче урынны алдык. Болар безнең уртак җиңүләр булып тора һәм моның өчен мин сезгә олы рәхмәт сүзләре җиткерәм».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International