Бүген «Затлар аша экология» рубрикасында без РФ атказанган экологы Наил Газиев турында сөйләячәкбез

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Наил Газиев кебек кешеләр турында «ул тормышта үз үз урынын тапкан» дип әйтәләр. Аның хезмәт кенәгәсендәге беренче язмасы «Көнбатыш Себер геология разведкасы фәнни-тикшеренү нефть институтында инженер-геофизик» буларак теркәлгән.

Хезмәт юлын 1970 елда Төмәндә башлап җибәргән, ул институтта уку өчен анда Казаннан күчеп килгән. Яшь белгечне бик тиз күреп алалар. Башта инженер булып эшли, аннары Төмән Башкарма комитетының төп план-икътисад идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнә.

90 нчы еллар башында Наил Газиев туган якларына әйләнеп кайта, хезмәт юлын дәвам итә. Нәкъ тә менә аның катнашында экология үзенчәлекләрен күрсәткән, республика әйләнә-тирә мохитенең территориаль комплекс схемасын чагылдырган Татарстан Республикасының Икътисади картасы төзелә, ул әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге максатчан программаларга нигез булып тора.

ТР Премьер-министры киңәшчесе, РФ Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе, икътисад фәннәре докторы, А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техника университетының «Гомуми химия һәм экология» кафедрасы профессоры, экология һәм табигать ресурслары министры киңәшчесе... Наил Хәмид улының казанышлары турында озак сөйләргә була, әмма ул хезмәткә һәм сайлаган һөнәренә мәхәббәтне үзенең төп сыйфаты итеп саный.

«Мин бәхетле кеше. Гомер буе яраткан эшем белән шөгыльләнәм. Миңа 1984 елда «Җир асты байлыкларын өйрәнгән һәм Көнбатыш Себер нефть-газ комплексын үстергән өчен» Хөкүмәт медален тапшырган Виктор Черномырдин, Татарстанның чын экология лидеры булган Анатолий Щеповских, Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев һәм хәзерге Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов белән аралашу һәм эшләү бәхете насыйп булды».

Россия Федерациясенең атказанган экологы, хезмәт ветераны хәзер лаеклы ялда, тик бүгенге көндә дә аның өчен экология беренче урында кала бирә. Әйләнә-тирә дөньяга булган мәхәббәтен ул балаларга тапшыра. Наил Хәмид улы хәзер мәктәп укучылары белән шөгыльләнә, аның белемнәре һәм тәҗрибәсе ярдәмендә балалар табигатьне саклау эшчәнлеге өлкәсендә үз проектларын эшли.

Үз укучыларының төбәк һәм федераль олимпиадаларда һәм әйләнә-тирә мохитне инженерлык ягыннан саклау өлкәсендәге бәйгеләрдә җиңүләре белән ветеран аеруча да горурлана. Үз эшенең чын энтузиасты булган Наил Хәмид улы киләчәк экологиясе бүгеннән башлана, дип саный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International