Александр Шадриковның Котыпчы көне белән котлавы!

2022 елның 21 мае, шимбә

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Бу бәйрәм – үз тормышын Арктика һәм Антарктиканы үзләштерүгә багышлаган төрле һөнәр вәкилләренең бөек казанышларын тану билгесе. Нәкъ тә менә сез, ягъни кырыс боз киңлекләренең пионерлары, күзәтүчеләр һәм беренчеләрдән булып юл салучылар, төньяк киңлекләрне яулап алучылар, арктик «минус» тамгасын илебезнең фән һәм икътисады өчен «плюс» тамгасына әйләндерә алдыгыз. Сезнең ярдәм белән кырыс төбәк – перспективага, ә Россия бөек поляр державага әверелә. Сүз дә юк, әлеге полюстагы эштә батырлык рухи сыйфат кына түгел, ә һөнәри осталыкка әверелә баручы сәләт буларак бәяләнә. Рухи көчегез, һөнәрегезгә ихлас мәхәббәт һәм хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Якыннарыгызның җылысын тоеп, сабырлык белән эшегезне уңышлы башкаруыгызны телим.


Татарстан Республикасы

экология һәм табигать ресурслары министры

Александр Шадриков

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International