Бүген Түбән Камада Глобаль экология мәсьәләләре буенча Россия Фәннәр академиясе фәнни советы әгъзаларының һәм Түбән Кама индустрия узелын үстерүдә экология куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча ведомствоара эш төркеменең киңәйтелгән утырышы узачак. Россия Фәннәр академиясенең әйдәп баручы галимнәре Түбән Кама районының эре сәнәгать предприятиеләрендә («ТАНЕКО» АҖ, «НКНХ» ГАҖ) булачак һәм Татарстан Республикасы Президенты катнашында узган киңәшмәдә экология куркынычсызлыгы мәсьәләләрен хәл иткәндә алга таба хезмәттәшлек итү һәм алдынгы фәнни эшләнмәләр кертү турында фикер алышачак.