Бүген Үзәк территориаль идарә җитәкчесе Нәргизә Галимова, шул ук идарәнең 3 разрядлы өлкән белгече Радик Нәҗметдинов «Татар радиосы»ның турыдан-туры эфирында катнашты. Алар тыңлаучыларга быел Казанда 1 апрельдә башланып киткән санитария-экология икеайлыгы һәм «Экояз 2022» бәйгесе турында сөйләде. Экологлар Министрлыкта берничә элемтә каналы булуын, алар буенча табигатьне саклау законнарын бозу турында хәбәр итү мөмкинлеге барлыгын тагын бер кат искә төшерде.
Барлык элемтәләр дә безнең сайтта бар: https://eco.tatarstan.ru/respublikanskaya-obshchestvennaya-ekologicheskaya.htm