Экологлар Казансу елгасындагы торбаның кемнеке булуын, агынты суларның каян килеп чыгуын ачыклау өчен гариза җибәргән

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Кремль яры буенда, Толстой һәм Подлужная урамнары янында Казансу елгасына пычрак су агу турындагы мәгълүматлар буенча, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, Экология күзәтчелеген тәэмин итү үзәге бүлеге белгечләре белән берлектә урынга чыга. 
Территорияне тикшерү барышында су объектына агынты сулар агу факты ачыкланмый. 
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетына әлеге торбаны баланста тотучы турында күрсәтелгән географик координатлар буенча белешмәләр таләп ителүен күрсәтеп, гариза җибәреләчәк.
Агынты сулар агып төшкән су объекты Федераль дәүләт экология күзәтчелегенә каравын исәпкә алып, барлык материаллар да Табигатьтән файдалану өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең Идел-Кама төбәкара идарәсенә тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International