РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Дмитрий Тетенькин, «Росатом» дәүләт корпорациясе генераль директорының беренче урынбасары – Үсеш һәм халыкара эшкуарлык блогы директоры Кирилл Комаров, Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе Алексей Майоров, Табигатьтән файдалану өлкәсе буенча күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Светлана Радионова һәм РФ Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Виталий Королев аеруча куркыныч сәнәгать калдыклары белән эш итүнең яңа системасын эшләтеп җибәрү, аны гамәлгә ашыруның беренче нәтиҗәләре, шулай ук эшкуарлык һәм җәмгыять яңалыкларына бәя бирү турында сөйләячәк.
Трансляцияне ТАСС сайтының анонс битендә, шулай ук ВКонтакте социаль челтәрендәге ТАСС матбугат үзәге төркемендә карарга мөмкин.