«Бүген тормышларын геология өлкәсе белән бәйләгән күп кенә һөнәр ияләре: гидрогеологлар, инженер-геологлар, геофизиклар, геохимиклар, галимнәр һәм казучылар үз бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Болар исәбенә тормышларын җир асты байлыкларын өйрәнүгә багышлаган барлык кеше дә керә. Әлеге авыр хезмәтне йөрәк һәм күңел кушуы буенча гына сайлап алырга мөмкин. Чөнки геолог һөнәр генә булып исәпләнми, ә яңа ачышлар хакына теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә әзер кешеләрнең омтылышын да чагылдыра.
Сезнең көндәлек хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз һәм үз эшегезгә тулысы белән бирелүегез нәтиҗәсендә, яңа ятмалар ачыла һәм үзләштерелә, сәнәгать предприятиеләре тотрыклы рәвештә эшли. Илнең икътисади нигезен ныгытуда ярдәм иткән һәм традицияләрне хәзерге көнгә кадәр саклап килгән әлеге тармак ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Бүгенге көндә геологлар яңа төрле технологияләр һәм заманча җиһазлар белән коралланса да, бу һөнәрне хаклы рәвештә геройлар һөнәре дип атарга мөмкин. Барлык геологларга да югары дәрәҗәдәге осталыгы һәм батырлыгы өчен рәхмәт белдерәсем килә. Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, җиңел маршрутлар, яңа казанышлар һәм ачышлар теләп калам!