Түбән Кама шәһәрендә белем бирү стажировкасы узды

2022 елның 1 апреле, җомга

Балалар экология-биология үзәгендә «Балаларга өстәмә белем бирүнең вариативлыгы, балалар өчен өстәмә белем бирү программаларының сыйфатын һәм һәркем өчен уку мөмкинлеген арттыру» дигән темага Республика белем бирү стажировкасы булып узды. Чарада Түбән Кама шәһәренең мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Гарифуллин, мәгариф үзәге директоры Резедә Җәләлова, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экология буенча белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе Ольга Артемьева һәм Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Эдуард Иванов та катнашты.

Табигый-фәнни цикл педагоглары өчен белем бирү юнәлешендәге һәм иҗади мастер-класслар үткәрелде. Моннан тыш, әлеге үзәк укытучылары «Урман академиясе» башлангыч үсеш мәктәбе өчен дәресләрләрдән өзекләр күрсәтте, «Кече медицина академиясе», «Рост ' OK» берләшмәләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм «Экоград» профильле экология сменасы турында сөйләде. Стажировка вакытында үзәктә «Китаплар яхшы кулларга» дип аталган акция узды, анда һәркем үзенә ошаган китапны алды.

Түгәрәк өстәл кысаларында, Ольга Артемьева катнашучыларны белем бирү оешмалары өчен махсус эшләнгән Министрлык проектлары белән таныштырды, бәйгеләр турында сөйләде һәм һәркемне дә «Экояз 2022»дә катнашырга чакырды: «Безнең ведомство өчен экология буенча белем бирү гади сүзләр булып кына калмый. Үз алдыбызга куйган бурычларның берсе – экология ягыннан грамоталы һәм белемле буын тәрбияләү. Шушы максатлардан чыгып, Министрлыкта 2010 елда ук экологик мәгърифәт һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү бүлеге булдырылды».

Исегезгә төшерәбез, Түбән Кама шәһәренең «Балалар экология-биология үзәге» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе узган ел «Эколидер» республика бәйгесендә «Югары белем бирү мәгариф оешмаларында һәм өстәмә белем бирү оешмаларында экологик белем бирү» номинациясендә җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International