Алия Нигъмәтҗанова Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертелде

2022 елның 1 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре советы карары нигезендә, 15 дәүләт гражданлык хезмәткәре Электрон мактау тактасына кертү өчен билгеләнде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгыннан иң яхшы дәүләт хезмәткәрләре исемлегенә Министрлыкның дәүләт программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру бүлегенең әйдәп баручы белгече Алия Нигъмәтҗанова кертелде. 
Электрон мактау тактасын булдыруның төп максаты – Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтенең абруен күтәрү һәм республика дәүләт хезмәткәрләренең һөнәри хезмәт эшчәнлегендәге казанышларын җәмәгатьчелеккә таныту.

Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы коллективы Татарстандагы дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасына кертелгән барлык дәүләт хезмәткәрләрен чын күңелдән котлый, аларга һөнәри эшчәнлегендә уңышлар тели. 

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасы «Татарстан Республикасының рәсми порталы» геомәгълүмати системасы составындагы «Дәүләт гражданлык һәм муниципаль хезмәте» сайтында урнаштырылган иде. http://gossluzhba.tatarstan.ru/doska-pocheta.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International