Экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Айрат Шиһапов яңа проект тәкъдим итте

2022 елның 22 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Айрат Шиһапов журналистларга елгаларның һәм сулыкларның экологик торышын яхшыртуга юнәлтелгән проект башлануы турында сөйләде. Беренче өйрәнү объекты булып Казансу елгасы тора. Проект Россия Хөкүмәте вице-премьеры Д.Н.Чернышенко җитәкли торган Татарстанның социаль-икътисади проектлары исемлегенә кертелгән. Ул Рус география җәмгыяте, Россия Фәннәр академиясенең алдынгы институтлары һәм башка фәнни оешмалар белән берлектә эшләнгән.  Эшнең нигезенә Казансуның пычрану сәбәпләрен ачыкларга һәм елганың экологик торышын яхшырту буенча эшләр планлаштырырга ярдәм итәчәк фәнни-тикшеренү чаралары салыначак. Бурычлар – тискәре факторларны өйрәнү һәм аларны төзәтү, чистарту корылмаларын төзү яки реконструкцияләү, ярларны саклау, тирәнәйтү эшләрен башкару, урманнарны мелиорацияләү, биологик су ресурсларын арттыру, зарарлы матдәләрнең законсыз рәвештә сулыкларга чыгарылуын ачыклау һәм бетерү. Әлеге яңа проектның ахыргы максаты булып  торган сулыкларга пычраткыч матдәләрнең чыгарылуын киметү эше елганың торышын сизелерлек яхшыртачак. «Проектны ике этапта гамәлгә ашырачаклар: беренчесе Рус география җәмгыяте белән берлектә үткәрелә. Әлеге этап кысаларында су объектында пычрану чыганакларының күләмен ачыклау һәм бәяләү өчен Казансуның су җыю мәйданына тулы картография һәм зоналаштыру үткәреләчәк» - дип аңлатты Айрат Шиһапов. Пычрату чыганаклары исемлегенә туфрак эрозиясе, авыл хуҗалыгы кырларын сөрү урыннары, терлекчелек калдыкларын урнаштыру эшләре керә. Бүгенге көндә Казансу елгасында мониторинг үткәрү өчен 15 нокта билгеләнгән инде. «Безнең төп максат — тикшеренү эшләрен башкару. Бурыч — игътибар таләп итә торган нокталарны күрү, аларны табу һәм фотога төшерү, картада билгеләп үтү. Ә аннан соң бу мәгълүматларны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына тапшырырга кирәк, анда инде карарлар кабул ителәчәк», - диде журналистларга Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе урынбасары Андрей Агарков. Икенче этапта проектка әйдәп баручы институтларны һәм фәнни оешмаларны җәлеп итү планлаштырыла, алар суның торышын яхшырту буенча чаралар эшләячәк. «Мондый проект Россиядә беренче тапкыр кулланыла һәм барлык сулыкларның да пычрану чыганаклары бер үк төрле булганлыктан, ул бөтен ил буенча чаралар үткәрү базасы булыр дип көтелә», — дип нәтиҗә ясады Айрат Шиһапов. Татарстанлылар үзләре дә проектның әһәмиятен һәм актуальлеген югары бәяләде. Халык рейтингы һәм Россия дәүләт хезмәтләре сайтында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча, елгаларның һәм сулыкларның экологик торышын яхшыртуга юнәлтелгән әлеге проект Татарстан Республикасыннан игълан ителгән җиде проект арасында беренче урынны алды.  Әлеге экология проекты ярдәмендә 2024 елга су объектлары янында яшәүче 2 миллионнан артык кеше экология шартларының яхшыруын сизәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International