Татарстанда якын арада авыл торак пунктларында хуҗалык өчен һәм эчә торган су алу скважиналарын ревизияләү буенча беренче кыр эшләре башланачак

2022 елның 22 марты, сишәмбе

Бүген – Бөтендөнья су ресурслары көне. Быелгы Су көненең төп темасы – җир асты сулары. Татарстанда якын арада авыл торак пунктларында хуҗалык өчен һәм эчә торган су алу скважиналарын ревизияләү буенча беренче кыр эшләре башланачак. Арча, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Зеленодольск, Кукмара, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба һәм Теләче районнары исемлеккә кертелгән. Ревизия уздырганда, торак пунктларның эчәргә яраклы су чыганаклары белән тәэмин ителешен билгеләү, су алу скважиналарының (чишмәләрнең) техник торышын бәяләү, документларны барлау, чыгарыла торган суның гидрохимия составын бәяләү төп бурычлар булып санала. Авыл җирлекләрендә яшәүче халыкны җир асты чыганакларыннан һәм чишмәләрдән алынган сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итүдәге тәкъдимнәр эшнең нәтиҗәсе булып торачак. Калган муниципаль районнарда ревизия 2023-2024 елларда үтәр дип планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, 2021 елда сынау проекты буларак, су алу җайланмаларының техник һәм санитар торышы һәм эчәргә яраклы суның сыйфатын объектив бәяләү максатыннан, Кайбыч һәм Апас районнарында тикшерү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International