В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университетында, тантаналы рәвештә, әйләнә-тирә мохитне саклау буенча җәмәгать инспекторлары таныклыклары тапшырылды. Студентлар да, укытучылар да таныклыксыз калмады. Җәмәгать инспекторы кем ул, аның төп бурычлары һәм максатлары нинди? Үзәк территориаль идарә җитәкчесе урынбасары Руслан Аллахвердеев шул хакта сөйләде. Ул волонтерларның ролен аеруча билгеләп үтте һәм дәүләт инспекторларының һәм җәмәгатьчеләрнең уртак эше барлык татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшыртырга һәм халыкны борчыган мәсьәләләрне ачыкларга ярдәм итәчәк, дип ассызыклады. Җәмәгать инспекторлары экологларның ничек эшләвен ачык күрергә тиеш. Моның өчен халык шикаятьләре буенча берничә тапкыр урыннарга чыгу оештырылачак. Экология күзәтчелеге инспекторлары гамәлдә пробаларның ничек алынуын, әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянның ничек исәпләнелүен күрсәтәчәк, беркетмәләр төзү тәртибе белән таныштырачак. Үзәк территориаль идарә экологлары барлык студентларга һәм укытучыларга экология мәсьәләләренә битараф булмаганлыклары өчен рәхмәт белдерде.