«Мин барысын да белергә телим!» Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә макулатураның ничек эшкәртелүен күрсәттеләр

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре, «ЭкоЛаб» ҖЧҖ компаниясе белән берлектә, яшь чаллылылар өчен «Чүп эшкәртү» темасына экология дәресе үткәрде. Экология дәресе барышында «Smart people» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр макулатура эшкәртү буенча җитештерү цехында булды. Нәниләр кәгазьне катнашмаларның төсе, сыйфаты һәм составы буенча сортларга аеруны үз күзләре белән күрде. Ә аннан соң алар кабат дәфтәрләр, дәреслекләр яки картонгә әйләнәчәк. Чара ахырында барлык катнашучылар да Министрлык һәм «ЭкоЛаб» ҖЧҖ исеменнән истәлекле бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International