Бу ял көннәрендә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында Татарстанның киләчәге өчен лидерларны билгеләделәр

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында «100 лидер - киләчәктәге Татарстан» яшьләр проектының өченче сезонында катнашучыларны сайлап алу туры узды. Сайлап алу комиссиясе составына Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский да керде. Исегезгә төшерәбез, грант проекты эшкуарлык идеяләрен эзләүгә һәм аларга ярдәм итүгә, талантлы яшьләрне эшкуарлыкка җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Бәйге студентлар, яшь белгечләр, яңа эш башлаучылар һәм инде эшләп килгән эшкуарлар өчен. Бу елның концепциясе – цифрлаштыру һәм тотрыклы үсеш. Проектның өченче сезоны традицияләрне, экологияне һәм кыйммәтләрне үстерүгә, саклауга юнәлтелгән. Катнашучыларны гамәли һәм белем бирү өлешләре дә көтә: командалар төзү, стратегия менеджменты, идарә итү стратегиясе, сату, эшлекле аралашу үзенчәлекләре, HRдагы трендлар, инвестицияләр җәлеп итү, аудитория белән идарә итү күнекмәләре, психология һәм башкалар.

Быелгы приз фонды – 500 мең сум. Җиңүче 5 команда үз стартапларын үстерү өчен 100әр мең сум акча алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International