Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурсалары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсендә министрның беренче урынбасары – баш дәүләт инспекторы Айрат Шиһапов, шулай ук районнарның башкарма комитеты җитәкчеләре катнашында хисап утырышы булып узды.
Узган ел нәтиҗәләре буенча Дәүләт экология күзәтчелеге кысаларында 811 тикшерү үткәрелә һәм табигать саклау законнарын бозуның 974 факты ачыклана, 847 административ беркетмә төзелә. Аларга 11 млн. 286 мең сумлык административ штраф салына. Шулай ук закон бозучыларга әйләнә-тирәлеккә салынган зыянны каплау турында дәгъвалар җибәрелә. Бу статья буенча инспекторлар 38 млн. 30 мең сум акча түләттерә. Процессуаль карар кабул итү өчен хокук саклау органнарына 10 материал җибәрелә, шуларның 8е буенча җинаять эше кузгатыла. Күзәтчелек эшчәнлегеннән тыш, инспекторлар барлык экология чараларында да актив катнаша. Өмәләр, экология дәресләре, флэшмобларны кушып исәпләгәндә, барлыгы 410 чара үткәрелә. Шуларның 228е экология активистлары белән бергә уза. Әйтик, экологлар һәм «Эколаб» ҖЧҖ, «ПЭК» ҖЧҖ компанияләре мәктәпләрдә макулатура җыю эшен оештыра, ә «МусораБольшеНет» яшьләр хәрәкәтендә катнашучылар өмәләрдә һәм экология дәресләрендә актив катнаша. Ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы хезмәткәрләргә мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырыла.