ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында яшьләр арасында экология хәрәкәтен үстерү мәсьәләләре буенча эшлекле очрашу булып узды. Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, шулай ук «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Диләрә Сатикова һәм Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге җитәкчесе урынбасары Андрей Агарков белән киләчәккә бурычлар турында фикер алышты. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 2015 елдан башлап «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте актив рәвештә үсә, ә 2018 елдан башлап Рус география җәмгыяте республикада яшь натуралистлар хәрәкәтен яңарта башлады. Бу хакта яшьләр эшләре министрына сөйләделәр. Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, яшьләр хәрәкәтен алга таба да үстерергә, активистлар һәм волонтерлар өчен уңайлы мохит тудырырга, мөмкин кадәр күбрәк үсмерләрне җәмәгать инспекторлары сафына җәлеп итәргә кирәк.
«Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән уртак эшчәнлек экология хәрәкәте үсешенә сизелерлек өлеш кертәчәк. Безгә мәктәпкәчә яшьтәге балалардан алып студентларга кадәр булган барлык чараларны да үз эченә алган гомуми чараларның юл картасын эшләргә кирәк», - дип нәтиҗә ясады Александр Шадриков.