Һәркем стартта!

2022 елның 12 феврале, шимбә

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының барлык хезмәткәрләре дә «Россиянең чаңгы юллары – 2022»дә катнашты. Быелгы Бөтенроссия чаңгы ярышы юбилей ярышы булып санала. 40 еллык тарихы булган бу зур ярыш кышкы спортның әлеге төрен яратучы миллионлаган кешене берләштерде. Татарстанда төп старт Казанның Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында узды. Республика башкаласында ярышлар барлыгы 4 мәйданчыкта барды. Төрле озынлыктагы дистанцияләр һәвәскәрләр һәм профессионаллар өчен исәпләнгән иде. Безнең ведомство хезмәткәрләре бүген Юдино бистәсе һәм Горки-Әмәт урман паркында узган ярышларда катнашты, шулай ук Республика районнарында оештырылган чаңгы ярышларына да чыкты. Бүген Пекинда узган Олимпиадада да чаңгы ярышлары һәм хатын-кызлар эстафетасында Россия командасы алтын медаль яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International