Саба һәм Теләче районнарында кошлар өчен ашханәләр булдырылган

2022 елның 11 феврале, җомга

Республиканың төньяк өлешендәге белем бирү учреждениеләрендә хәзерге вакытта «Кошлар өчен ашханәләр» оештыру буенча берничә экология чарасы уза. Дәрес кысаларында укытучылар һәм тәрбиячеләр кышлаучы кошлар тормышына бәйле үзенчәлекләр һәм кошларга язга кадәр яшәргә ярдәм итәчәк махсус меню турында сөйли. Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Саба районы «Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе» экологик белем бирү үзәге укучыларында кунакта булган, шулай ук Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән дә очрашкан. Балалар әти-әниләре белән бергә җимлекләр ясаган. Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, кошлар өчен ояны һәркем куркынычсыз һәм уңайлы итеп кенә ясамаган, ә бәлки иҗади яктан да якын килгән һәм креативлык та күрсәткән. Экологлар балаларга кошларга нәрсә ашатырга һәм җимлекләрне ничек дөрес эләргә кирәклеге турында сөйләгән. Кошлар өчен ясалган яңа җимлекләр мәктәп һәм балалар бакчасы территориясендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International