Иң нәниләр өчен экология дәресе

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

Бүген «Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасы» мунициапль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр янына ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре кунакка килде. Экологлар килүенә тәрбиячеләр зурлар төркемендәге балалар белән бергә урманда яшәүчеләргә булышучы игелекле балалар турында әкият сәхнәләштергән әзерләгән иде. Ә уртанчылар төркемендә тәрбияләнүчеләр су белән тәҗрибә үткәрде. Алар суны кул астындагы әйберләрдән әзерләнгән фильтрлар ярдәмендә чистартты. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга су һәм электр энергиясен ничек экономияләргә кирәклеге турында уен формасында сөйләделәр, шулай ук калдыкларны сортларга дөрес итеп аерырга өйрәттеләр. Балалар әти-әниләре белән берлектә махсус экология дәресе өчен җимлекләр ясаган иде. «Мондый әңгәмә, танып белү дәресләре һәм тикшеренүләр ярдәмендә балалар экология турында күбрәк белә, аларда табигатькә сакчыл караш формалаша», - дип билгеләп үтте Төньяк территориаль идарәсе белгечләре. Экологлар балаларга активлыклары өчен рәхмәт белдерде һәм аларга махсус экология темасына караган кулланмалар бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International