Александр Шадриков эш сәфәре белән Нурлат районында булды

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Нурлат муниципаль районында булды, анда ул Сәләнгеш һәм Егоркино авыл җирлекләрендә гражданнар җыенында катнашты. Җыелыш барышында Александр Шадриков халыкны 2021 елда республикада башкарылган эшләр белән таныштырды, аерым алганда, республика программаларының төп юнәлешләре һәм «Экология» илкүләм проекты турында сөйләде, шулай ук 2022 елга билгеләнгән бурычлар турында да әйтеп үтте. Чара барышында халык үзләрен борчыган сорауларны бирде һәм аларга җаваплар алды. «Александр Валерьевич безне ярдәмче шәхси хуҗалыкны үстерү белән шөгыльләнергә һәм республика һәм федераль программаларда актив катнашырга чакырды», - дип билгеләп үтте нурлатлылар.

Визит кысаларында табигатьне саклау ведомствосы җитәкчесе район башлыгы Алмаз Әхмәтшин белән бергә «Татнефтепром-Зюзеевнефть» АҖдә булды, анда хезмәт коллективы белән очрашу үткәрде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International