Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Пермь крае Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Борисов һәм Пермь краеның табигать ресурслары, урман хуҗалыгы һәм экология министры Дмитрий Беланович булып китте. ТР табигатьне саклау ведомствосы җитәкчесе Александр Шадриков коллегаларына күчмә лаборатория һәм атмосфера һавасын контрольдә тотуның автомат станциясе эше белән таныштырды. Әлеге җиһазлар республика территориясен тикшерү һәм табигатьне саклау законнары бозу фактлары ачыкланса, аларга оператив рәвештә җавап бирү өчен кулланыла. Кечкенә генә экскурсиядән соң Министрлыкта түгәрәк өстәл узды. Анда ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров та катнашты.
Кунакларны җир асты байлыкларыннан файдалану һәм күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендәге эш белән таныштырдылар, шулай ук экология өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау тәҗрибәсе белән дә уртаклаштылар. Равил Кузюров түгәрәк өстәл утырышы барышында республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы эшчәнлеге турында сөйләде.
Визит кысаларында Пермь крае вәкилләре Казан шәһәренең биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү эшләренең барышы белән дә танышты. Исегезгә төшерәбез, чаралар «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында алып барыла.