Укучыларны #БумБатл россиякүләм акциясенә кушылырга чакырабыз!

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

Макулатура җыю буенча #БумБатл акциясе 2021елның 5-20 декабрендә илнең барлык төбәкләрендә узачак. Акциянең инициаторы булып «Илкүләм приоритетлар» АКО тора, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, РФ Мәгариф һәм югары белем министрлыгы һәм берничә иҗтимагый һәм волонтерлык оешмалары катнаша.  

#БумБатл нигезендә – кемнең күпме кәгазь тапшыруы буенча ярышу гына түгел, ә социаль челтәрләрдә челлендж башлап җибәрү дә. Җиңүче, аның аккаунтын билгеләп, укучылар үзләре билгели торган кумир белән шәхсән аралашу мөмкинлеген алачак.

Катнашу өчен: 
1) макулатура җыярга;
2) #БумБатл, #нацпроектэкология хештеглары белән социаль челтәрләрдә пост урнаштырырга;
3) кумирның аккаунтын билгеләргә;
4) акциянең https://бумбатл.национальныепроекты.рф/ сайтында катнашу өчен гариза бирергә кирәк.

Бер катнашучыдан постлар саны – чикләнми. Теләсә нинди танылган кешеләрне билгеләп үтәргә була. Бер катнашучының берничә пост урнаштыруы җиңү юлын якынайта. #БумБатл нәтиҗәләре буенча шулай ук илнең иң нәтиҗәле мәктәпләре, вузлары һәм компанияләре дә билгеләнәчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, акция «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән икенче тапкыр уздырыла. Узган ел чарада Россиянең 67 төбәгеннән 385 меңнән артык мәктәп укучысы катнашкан. Ике атна эчендә балалар 600 тоннадан артык макулатура җыйган.

«Экология» илкүләм проекты РФ Президенты указы белән расланган 14 илкүләм проект рәтенә керә. Проектның максаты – Россиядә экологик хәлне яхшырту һәм илдә яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру. Илкүләм проект буенча эш биш юнәлештә алып барыла: калдыкларны утильләштерү һәм эшкәртү, сулыкларны саклау һәм эчә торган суның сыйфатын яхшырту, һаваның пычрануын киметү, табигатьне һәм хайваннарны яклау, табигатьне саклау буенча иң яхшы технологияләрне кертү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International