«Экология» илкүләм проекты «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының «Россия суы» Бөтенроссия акциясе кысаларында өмәләрнең ничек узуы һәм безнең республикада тагын нинди санитар чистартуга багышланган табигатьне саклау акцияләре һәм чаралары үтүе турында бүген «Эфир» телеканалының «Чиста Татарстан» программасында сөйләячәкләр. Студиянең кунагы –ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе җитәкчесе Дамир Вәлиуллин, ул экологик белем бирү проекты кысаларындагы эш нәтиҗәләре һәм киләсе елга планнар турында сөйләячәк.
Программаны бүген «Эфир» телеканалында 19:45 һәм 22:45 сәгатьләрдә карагыз.