Буа нәниләре «Эколята – табигатьнең яшь сакчылары» бөтенроссия дәресендә катнашканнар

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Чараны «Эколята – Дошколята» табигатьне саклау социаль-белем бирү проекты кысаларында оештырганнар, аны оештыручы һәм федераль операторы – «Федераль балалар экология-биология үзәге». Дәрес барышында «Теремок» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр танып белү видеороликларын караганнар, «Бу кем? Бу нәрсә?», «Ата-аналар һәм нәниләр», «Кошларга нәрсә ашатырга», «Тере һәм тере түгел» һ.б. кебек уеннарны уйнаганнар. Шулай ук балалар кошлар сурәте төшерелгән пазлларны җыйганнар, әйләнә-тирә мохитне саклау темасына рәсемнәр ясап, табигатькә сакчыл караш кагыйдәләрен кабатлап чыкканнар. «Мондый чараларда балалар тере һәм терек булмаган табигать турындагы күзаллауларны киңәйтә һәм ныгыта, үзләренең иҗади сәләтләрен үстерә һәм экологик белемнәрен арттыра», – дип сөйләгән укытучылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре алдында торган бурычларның берсе – балаларда әйләнә-тирә дөнья турында беренчел күзаллау, туган табигатькә мөнәсәбәт формалаштыру. «Эколята - Дошколята» табигать саклау социаль-мәгариф проекты Россия төбәкләренең мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында экологик-биологик юнәлешле өстәмә белем бирүне үстерү инструментарие булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International