Казанда 4 691 кв.м мәйданлы чүплекне тиз арада бетергәннәр

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Гражданнарның Заслонов урамындагы законсыз чүплек турында мөрәҗәгате ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе адресына алынган. Инспекторлар әлеге урынга барып, калдыкларны санкцияләнмәгән урнаштыру фактын теркәгәннәр. Ватык кирпеч, фундамент һәм бетон калдыклары белән 4691 кв.м мәйданлы территория чүпләнгән булган.

Әлеге участок милекчесенә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше буенча («Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспорт белән күчергәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яисә зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү») беркетмә төзелгән. Хәзерге вакытта чүплек бетерелгән, территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International