Әтнә районының «Березинский балалар бакчасы» нәниләре табигать турындагы белемнәрнең беренче нигезләрен уен форматындагы экология дәресләрендә ала. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре «Безне чолгап алган дөнья» турында сөйләгән. Дәрестә балаларны Татарстан урманнарында тереклек итүче җан ияләре белән таныштырганнар, ә сабыйлар үзләре инспекторларга бу дәрескә махсус өйрәнгән шигырьләрен сөйләп биргән. Соңыннан мәктәпкәчә балалар зур булмаган театральләштерелгән тамаша да тәкъдим иткән. Тәрбиячеләр билгеләп үткәнчә, балаларга әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәт тәрбияләү өчен балалар бакчасында «табигать почмагы» булдырылган. Биредә балаларның ата-аналары белән бергә ясаган эшләнмәләре тәкъдим ителгән.
«Монда экологик тәрбия – өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Мәктәпкәчә яшьтән үк әйләнә-тирә дөньяны танып белү башлана. Һәм театральләштерелгән инсценировкаларны кулланып экологик агарту – балаларга экологик белем бирүнең бер формасы», – дип билгели Төньяк ТИ белгече Алия Шәймуллина.