Лаеш районында төзелеш калдыкларыннан чүплек бетерелгән

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

Экология министрлыгының «кайнар линия»сенә кешеләрдән Лаеш районының Столбище авыл җирлеге территориясендә санкцияләнмәгән чүплек булуы турында мөрәҗәгать алынган. Үзәк территориаль идарә инспекторлары әлеге урынга юл алган, сәфәр барышында табигатьне саклау законнарын бозу очрагы расланган. Төзелеш калдыклары 123 кв.м мәйданлы кишәрлекне чүпләгән.

Хәзерге вакытта җир кишәрлеге милекчесе чүплекне бетергән, территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International