Бүген Казанның 83нче лицей укучылары педагоглар һәм ата-аналар белән бергә беренче тапкыр Бөтенроссия экологик диктантында катнашты. Сынау Горки-Әмәт урманының «Экодом» экология үзәгендә офлайн-мәйданчыкта узды. Экология министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Ольга Артемьева катнашучыларга уңышлар теләде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда Бөтенроссия экология диктанты 2019 елдан бирле уздырыла. Республика узган елгы катнашучылар саны буенча да (16 меңнән артык кеше), җиңүчеләр саны буенча да беренче урынны алган. 4 772 кеше диктантны «биш»кә язган. «Быел да сез республикабызны лаеклы рәвештә тәкъдим итәрсез дип өметләнәм. Сезгә уңышлар телим!»
45 минут эчендә балалар һәм өлкәннәр 25 сорауга җавап бирде. Укучылар, тесттан соң үзләренең тәэсирләре белән уртаклашты һәм сорауларның үзләре өчен бик катлаулы булмавын, күбесе хакында әйләнә-тирә дөнья дәресләрендә өйрәнеп белүләре турында билгеләп үттеләр. Экодиктант 21 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Сезнең әле https://экодиктант.рус/ порталында онлайн-форматта үз белемнәрегезне тикшерү мөмкинлеге бар.