2021 елның 14-21 ноябрендә Татарстан Республикасында Бөтенроссия экологик диктанты үткәрелә. Быел чара офлайн-форматта һәм https://экодиктант.рус/ порталында онлайн-форматта уза. Офлайн мәйданчыкларны 1 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр теркәргә мөмкин.
Оештыручылар – Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты, «Равноправие» АКО, «Ангел-ДетствоХранитель» ҖЧҖ һәм «Балалар өчен федераль экология-биология үзәге» ФДБМУ.
Экологик диктант тест формасында узачак, ул 25 сораудан тора. Биремнәр катлаулылыгы буенча 4 категориягә дифференциацияләнгән:
- 12 яшьтән кечерәк балалар;
- 12-18 яшьлек яшүсмерләр;
- профильле белеме яки экологик өлкәдә тәҗрибәсе булмаган өлкәннәр;
- профильле белеме һәм экологик өлкәдә тәҗрибәсе булган өлкәннәр.
Биремнәр үтәүгә барлыгы 45 минут вакыт биреләчәк. Тест барышында төрле мәсьәләләр каралачак, шул исәптән энергия һәм ресурсларны саклау, экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү, экологик гадәтләр формалаштыру һәм экология белән бәйле башка мәсьәләләр.
Диктант нәтиҗәләре буенча катнашучылар катнашучы сертификатлары яки җиңүче дипломы белән бүләкләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Татарстан Республикасы Бөтенроссия экологик диктанты язу буенча иң актив төбәк булды. Шулай ук Татарстан җиңүчеләр саны буенча да беренче урын алды, экологик агарту акциясендә барлыгы 16 226 кеше катнашкан иде.
Белешмә: Экологик диктант – ул ел саен үткәрелә торган проект, аның максаты – Россия халкының экологик культурасын һәм грамоталылыгын күтәрү, экологик белемнәрне популярлаштыру һәм экологик өлкәдә волонтерлыкны үстерү. Беренче тапкыр диктант мәктәпләрдә 2019 елның 6 сентябреннән 15 октябренә кадәр узган иде. Россиянең 45 төбәгеннән 80 меңнән артык кеше акциянең пионерлары булды. 2020 елда катнашучылар саны 2,8 млн кешегә җитте, ә география 85 регионга кадәр киңәйде. Аларның 62сендә 3600гә якын офлайн-мәйданчык оештырылды, калганнары үзләренең экологик белемнәрен экодиктант.рус порталы ярдәмендә тикшерде.