РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы «Россия Федерациясе территориясендә каты коммуналь калдыкларны аерым туплау һәм җыюга карата халыкның мөнәсәбәте» дигән Бөтенроссия сораштыруын уздыра.
Татарстанда яшәүчеләр чүп-чарны аерым җыюда катнашамы, аларга нәрсә ошый, ә нәрсә авырлык тудыра, шул хакта мәгълүмат җиткерә, төбәк территориясендә калдыкларны аерым җыю өчен булдырылган шартлар турында фикер алыша ала, шулай ук республика территориясендә калдыкларны аерым җыюның нәтиҗәлелеген ничек арттырырга мөмкин, дигән идеяләрен дә бирә алалар.
Нәтиҗәләр каты көнкүреш калдыкларын аерым туплау һәм җыю системасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләүдә файдаланылачак.
Сораштыруны әлеге сылтама буенча узарга мөмкин: https://www.mnr.gov.ru/activity/rno/opros/