«Цифрлы үрләр 2021» ИТ-проектлар премиясенә гаризалар кабул ителә башлаган

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы 2022 елның гыйнварында Гайдар форумы кысаларында «Цифрлы үрләр 2021» IT-проектлар премиясенең финалы булачагы турында хәбәр итә.

Премия бизнесның нәтиҗәлелеген күтәрү, дәүләт структуралары эшчәнлеген камилләштерү, шулай ук кеше тормышының социаль аспектларын үстерүне тәэмин итә торган IT-инструментларны эшләүчеләр арасында конкурс рәвешендә гамәлгә куелган. Премияне оештыручылар – «Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе» ЮҺБ ФДБМУ һәм Россия Федерациясе Цифрлы үсеш министрлыгы.

Конкурста Россия Федерациясендә теркәлгән физик һәм юридик затлар катнаша ала. Чарада катнашу бушлай.

Гаризалар түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:

- Мәктәптә белем алу өчен иң яхшы ИТ-чишелеш;

- Югары белем бирү өчен иң яхшы ИТ-чишелеш;

- Өстәмә белем бирү өчен иң яхшы ИТ-чишелеш;

- Сәламәтлек саклау өчен иң яхшы ИТ-чишелеш;

- Транспорт өчен иң яхшы ИТ-чишелеш;

- Уңайлы һәм имин тормыш өчен иң яхшы ИТ-чишелеш;

- Акыллы шәһәр өчен иң яхшы ИТ-чишелеш;

- Кече бизнес өчен иң яхшы ИТ-чишелеш;

- Иң яхшы дәүләт сервисы;

- Энергетика өчен иң яхшы ИТ-чишелеш;

- Цифрлаштыру таянычы.

Рәсми сайтта нигезләмә белән танышырга һәм катнашу өчен гариза бирергә мөмкин: https://digital-summit.ru/. Гаризалар 2021 елның 23 декабренә кадәр кабул ителә.

Җиңүчеләр һәм лауреатлар үзләренең реклама материалларында һәм маркетинг активлыкларында «Цифрлы үрләр» логотибын куллану хокукын, шулай ук премиянең партнер-эшлекле басмаларыннан мәгълүмат ярдәме алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International