Олы Кабан авылында көнкүреш калдыклары чүплеге барлыкка килгән

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләренә Лаеш районында яшәүчеләрдән шундый шикаять алынган. Үзәк территориаль идарә инспекторлары, оператив рәвештә урынга чыгып, әлеге участокны тикшергән һәм табигать саклау законнарын бозу фактын теркәгән. Сортларга аерылмаган көнкүреш калдыклары 83 квадрат метр мәйданлы территорияне чүпләгән, аның күләме – 25 куб.метр.
Вазыйфаи затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше («Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү яки зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү») буенча беркетмә төзелгән. Хәзерге вакытта Олы Кабан авыл җирлеге башкарма комитеты әлеге территорияне тәртипкә китергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International