Чаллы укучылары экологик белемнәрен арттырган

2021 елның 2 ноябре, сишәмбе

ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе хезмәткәрләре 4 нче урта мәктәп яны лагерында «Табигый байлыкларны сакла» дигән экологик дәрес үткәргән. Сыйныфтан тыш дәреснең төп максаты – укучыларның күзаллауларын киңәйтү, әйләнә-тирә мохитне һәм табигый байлыкларны ничек саклау һәм арттыру турында сөйләү. Балалар фикер алышуда зур кызыксыну белән катнашканнар һәм экологларның уен биремнәрен үтәгәннәр. Теоретик өлештән соң, алынган мәгълүматны ныгыту өчен, укучылар командалы уеннар уйнаган һәм блиц-тур сорауларына җавап биргәннәр. Дәрес ахырында балаларны истәлекле бүләкләр белән бүләкләгәннәр. Кама яны территориаль идарәсенең әйдәп баручы белгече Ләйлә Галимова билгеләп үткәнчә, мондый чаралар коммуникатив күнекмәләрне, командада эшли белү сәләтен, шулай ук экологик культура дәрәҗәсен арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International