ТР Экология министрлыгы һәм «Ак Барс» Банк ГАҖ хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар

2021 елның 22 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм «Ак Барс» Банк ГАҖ арасындагы хезмәттәшлек һәм алга таба үзара багланышлар  турында яңа "яхшырак" экоформатлы банк офисында узган эшлекле очрашуда сөйләштеләр. Анда Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасарлары Егор Тарнавский һәм Ольга Манидичева, идарә башлыгы Дамир Вәлиуллин, «Ак Барс» Банк ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары Радик Сәлахетдинов, инновацияләр буенча директор Дамир Галиев һәм Стратегия, инновацияләр һәм маркетинг департаменты директоры Юлия Строганова катнашты.  

Очрашуда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә мөмкин булган уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Цифрлаштыруга, шул исәптән экология темасына да кагылдылар. Исегезгә төшерәбез, 2022 ел ТР Президенты тарафыннан Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Киләчәк нәкъ менә цифрлаштыруга бәйле, чөнки ул күп процессларны автоматлаштырырга, аларны тагын да нәтиҗәлерәк ясау мөмкинлеген бирә. Моннан тыш, очрашуда мәктәп укучылары өчен тематик китаплар нәшер итү, шулай ук ESG форматындагы проектларны тормышка ашыру мөмкинлекләре буенча уртак экологик-агарту эшчәнлеге турында да фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International