А.А. Леонов исемедәге су асты фәнни-тикшеренү отряды Рус география җәмгыяте премиясе җиңүчесе дип табылды

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

19 октябрьдә Мәскәүдә Рус география җәмгыяте премиясен тапшыру тантанасы булып узды. Татарстаннан А.А. Леонов исемедәге су асты фәнни-тикшеренү отряды «Иң яхшы яшьләр проекты» номинациясендә җиңүче дип табылды. Бәйгедә «Алексей Леонов исемендәге су асты әзерлеге үзәге» проекты тәкъдим ителде. Авторларга, ягъни Дмитрий Шиллер һәм Сергей Салеевка бүләкне режиссер Федор Бондарчук тапшырды.

«Проект башланганнан бирле анда 400 дән артык яшь белгеч катнашты, аларның һәркайсы халыкара дәрәҗәдәге сертификат алды. Үзәктә алар су асты археологиясе һәм геологиясе фәнни дисциплиналары, мәдәни хәзинә объектлары белән эшләү, төче суда һәм диңгездә яшәүче организмнар биологиясе, диңгез һәм елга ихтиологиясе буенча укулар узды. Сертификат катнашучыларга теләсә нинди халыкара су асты-тикшеренү экспедицияләрендә катнашырга мөмкинлек бирә һәм тулы бер өйрәнелмәгән дөньяны ача», – дип хәбәр итте Рус география җәмгыяте вәкилләре.

А.А. Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отрядын котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Рус география җәмгыяте премиясе - илкүләм география, экология, Россиянең табигый һәм тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыру, шулай ук география фәнен һәм белемен популярлаштыручыларга ярдәм итү өлкәсендә дәрәҗәле бүләк. Ул 2014 елда гамәлгә куелган, ике елга бер тапкыр уздырыла һәм халыкара статуска ия.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International